Югары Табын китапханәсендә оешкан "Тылсым илендә" түгәрәгенең чираттагы утырышы "Язучылар язган әкиятләр" темасы астында үтте. Язучылар иҗатын чагылдырган күргәзмә белән танышкач, укучылар үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр. Балалар һәр әкиятнең нәрсәгә өйрәтүе турында да фикер алыштылар. Үзләренә укырга китаплар сайладылар.