18- 19 февраль көннәрендә Казан шәһәэренең Бадминтон үзәгендә Татарстан республикасы беренчелеге уздырылды. Әлеге ярышта спорт мәктәбе бадминтончылар командасы катнашты. Ярышка барлыгы республиканың 30 районыннан 360 бадминтончы жыелды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы разрядта Шәйхуллин Нурислам Казан шәһәренең бадминтончысы белән берлектә 3 нче урынны яуладылар, ә шәхси беренчелектә Нурислам 5 нче урынны алды. Тренеры- Ханов И.Р.