Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 21 феврале, сишәмбе
20 февраль көнне Яр Чаллы сәнгать колледжында пианистларның регионара конкурсы үтте. Анда якын-тирә шәhәр hәм районнардан 50 дән артык музыкант катнашты. Югары уку йортларында белем бирүче әйдәүче укытучылардан торган профессионал жюри hәр чыгыш ясаган баланың техник осталык дәрәҗәсен, фразировка, үзен сәхнәдә профессиналь артистларча тоту культурасын, башкарган әсәрен тыңлаучыга тулы дәрәҗәдә җиткерә белүен бик җентекләп бәяләде. Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә шөгыльләнүче Румия Деникаева укытучысы Язилә Кыямова II дәрәҗә лауреат, Филүзә Шәрипова укучылары Эльвина Хафизова, Александра Булатова, Лиана Бәдретдинова hәм Розалия Хабибуллина укучысы Регина Вәлиева дипломант булдылар. Укытучылар оештыру комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә яна уңышлар, яңа жинүләр телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International