20 февраль көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре яшьләр арасында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, баскетбол буенча районара иптәшләрчә очрашу үткәрде. 2015 елда башлангыч алган әлеге чара инде матур традициягә әйләнеп бара. Бу елны икенче тапкыр уздырылучы әлеге турнирда катнашырга 5 команда теләк белдерде. Шулай ук әлеге спорт төрен үз итүчеләр һәм җанатарлар да күп җыелган иде. Егетләр бик матур уен күрсәтеп җиңү баскычында түбәндәгечә урнаштылар: 1 урын һәм Җиңүче Кубогы “Мөслим яшьләре” командасында, 2 урынны ут күршеләребез - “Минзәлә” командасы яулады ( 27 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге мәктәп базасында узган очрашуда егетләр беренче урынга лаек булганна иде), 3 баскычта “Форпост” командасы. Җиңүчеләр Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, “Мизгел” яшьләр үзәгенең Дипломнары һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы дирекциясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.