Укучылар өчен уздырыла торган фән олимпиадаларының рәсәй һәм республика күләм турлары дәвам итә. Бүгенге көндә 9 укучыбыз район данын яклап, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар: физик тәрбиядән Мөслим гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Сафиуллин Ринат (укытучысы –Сәетгалиев И.Н.), тормыш иминлеге фәненнән Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы – Асадуллин И.Р.), биологиядән Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары Фәхертдинова Айгөл һәм Зиязова Миләүшә (укытучылары – Бариева Л.Ф.), татар әдәбиятыннан Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова Миләүшә (укытучысы – Латыйпова Г.Х.) һәм Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы – Тимергалиева Э.В.), татар теленнән Мөслим урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Исәнбаева Юлия (укытучысы – Гайнетдинова Г.Ф.), Мөслим гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Шамукаева Эльвина (укытучысы – Тимергалиева Э.В.), Мөслим лицееның 11нче сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлназ (укытучысы – Ситдикова Ч.И.).