Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары тарафыннан “Минем кече ватаным буйлап” дип аталган бәйге игълан ителде.

2017 елның 17 феврале, җомга

Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары тарафыннан “Минем кече ватаным буйлап” дип аталган бәйге игълан ителде. Бәйге туган якны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен активлаштыру максатыннан оештырылды. 13 мәктәп эшләрен электрон вариантта тәкъдим иттеләр. Бәйгенең муниципаль туры 15 февраль көнне мәгариф идарәсе базасында үткәрелде.  Мәктәпләрнең яшь экскурсоводлары һәм аларның фәнни җитәкчеләре  бик зур күләмле эшләр башкарганнар. Жюрига тәкъдим ителгән эшләрне тыңлаганнан соң, түбәндәге урыннар билгеләнде. 1 урынга Баланны мәктәбе укучысы Гыйзетдинова Зилә лаек булды (фәнни җитәкчесе Сафина Г.К.). 2 урынны Тат.Шуран мәктәбеннән Шәмсетдинов Руслан (җит. Мәрданова Г.М.) белән Сал.Муханнан Шәехов Ислам (җит. Вәлиева Г.М.) бүлештеләр, 3 урынны Төхбәгалиева Зилә (Тат.Бүләр) белән Михайловкадан Нигъматуллин Раушан (җит. Иксанова Р.Я.) яуладылар. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау  кәгазъләре тапшырылды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International