2017 елда районда капиталь төзекләндерелергә тиешле мәктәпкәчә балалар учреждениеләре исемлегенә Метрәй “Лейсан” балалар бакчасы да керде. Әлеге объектта ремонт эшләрен ҖЧҖ “Тандем+” подрядчы оешмасы алып бара. Бу объектны капиталь төзекләндерүгә 11,9 млн.сум акча каралган.