"Брейн-ринг" интеллектуаль уеннарының суперфиналы узды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген мәктәпләр арасында "Брейн - ринг" интеллектуаль уенының суперфинал ярышлары узды. Быелгы уеннар М.Ш.Шәймиевның 80 һәм якташыбыз, сынчы И.Имамовның 85 яшенә багышланган иде. Кызу көрәш барышында Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары чемпион калды, уенның вице-чемпионы булып Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе калды. Укучылар уенда үзләренең яхшы, әзерлекле икәнен дәлилләделәр. Призер команда Мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләгән призга һәм грамотага лаек булды. Чемпион команда күчмә кубок белән бүләкләнде.  Иң актив уенчы Туган якны өйрәнү музее директоры С.Я. Яббарова әзерләгән истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International