Баек авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары белән Герой шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" дип исемләнгән китабына әдәби әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсе оештырды. Укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр.