Югары Табын авылы китапханәчесе “Син хәтердә безнең, Муса Җәлил” дигән темага әдәби кичә үткәрде. Түбән Табын мәктәбе укучыларына Муса Җәлилнең биографиясе һәм тормыш юлы турында презентация күрсәтте. Балалар, ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Укучыларда ватанпәрвәрлек һәм горурлык сыйфатлары тәрбияләнде.