14 февраль көнне «Мизгел» район яшьләр узәгендә татар хатын-кызларының баш киеме булган «калфак» ясау остаханәсе оештырылды. Әлеге чарада Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасы да читтә калмады. Тәрбияче кызлар 8 төрдәге «калфак» һәм аларга ярашлы кием урнәкләрен тәкъдим иттеләр. Алар тудырган образлар югары бәяләнде.