Әдәби кичә.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасында булды.  Герой-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады. Шагыйрьләрнең, язучыларның Муса турындагы истәлекле язмаларын балаларга сөйләде. Соңыннан бергәләп шагыйрьнең шигырьләрен, поэмаларын укыдылар. Кичәнең ахырында Мусаның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җырланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International