14 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Бердәм россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Ана (Гаилә) капиталы. Аны ничек эффектив кулланырга?" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х.Муллин да катнашты. Рамиль Хамзович 6 сертификат тапшырды, һәм әлеге средстволарны дөрес кулланырга чакырды. ЗАГС, опека һәм попечительлек, социаль ярдәм, пенсия фонды бүлекләреннән белгечләр яшь әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләде. Чәй өстәле артында вакытыбызны күңелле, ә иң мөһиме файдалы итеп үткәрдек.