Лицейда музей көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Музей һәм мәктәпләр арасында элемтә ныгыганнан ныгый бара. 11 нче февраль көнне Мөслим лицее укучылары өчен “Музей көне“ оештырылды. Мөслим лицееның 6 “А”, 6 “Б”, 10 класс укучылары “Мөслим туган як музеенда”, район мәдәният йортында урнашкан яңа экспозиция  залында булдылар. Алар өчен “Мөслим төбәгенең үткәне һәм бүгенгесе”, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” исеме астында экскурсияләр оештырылды. Шулай  ук укучылар музей хезмәткәрләре белән очраштылар, музей эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International