Шушы көннәрдә районыбызның горурлыгы, хөрмәтле һәм талантлы шәхесе, Баланны авылында гомер итүче, агач сыннар ясау остасы Илисәй ага Имамов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәдәният бүлеге, музей хезмәткәрләре Илисәй ага белән очрашып, аны туган көне белән котладылар.