Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә гыйнвар аенда 17 бала туган. Шуларның 9ы – малай, 8е – кыз бала. Гыйнвар аенда 28 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 9 пар үз гаиләсен корды, 5 пар өчен гаилә учагы сүнде.