Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Тәрбияле бала" түгәрәгенең чираттагы утырышын үткәрде. Балалар белән "Әтидән үрнәк алып" темасына әңгәмә оештырды. Балалар әтиләре өйрәткән шөгыльләре турында сөйләделәр. Китапханәче аларны "Салават күпере" игълан иткән "Мине әти өйрәтте!" конкурсы шартлары белән дә таныштырды.