7 нче февраль көнне "Искиткеч әйдаман-2017" республика күләм конкурсының муниципаль туры узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

7 нче февралдә Мөслим гимназиясе базасында "Искиткеч әйдаман" республика күләм конкурсының район туры узды.  Әлеге конкурста 14 әйдаман  үзләрен тәкъдим итү, интелектуаль ярышларда катнаштылар, мастер класс күрсәттеләр. Һәр катнашкан әйдаман мәгариф идарәсенең грамотасына лаек булды. III  призлы урынны Олы Чакмак мәктәбеннән Сабирова Адилә һәм Русс- Шуган мәктәбеннән Новикова Татьяна  бүлештеләр.  II  урынны Тат. Бүләр мәктәбеннән Дмитриева Аида яулады. I урынга Мөслим лицее әйдаманы  Закирова Равилә чыкты. Алар мәктәптән тыш эшләр үзәгенең истәлек бүләкләренә һәм мәгариф идарәсе грамотасына лаек будылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International