“Мизгел” яшьләр үзәге традицион дискотеалардан читкәрәк китеп, атнаның һәр шимбә көнендә “Мафия” һәм “Крокодил” интеллектуал уеннары уздыра башлады. Теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән бу уеннар 20.00-22.00 сәгатьләрдә уза. “Вакытыгызны күңелле һәм файдалы итеп тә уздырырсыз, башыгызны да эшләтерсез”, – ди бу чарада катнашучылар.