4- 5 нче февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә хоккей буенча укучыларнын XI нче Республика Спартакиадасы узды. Спорт мәктәбенең хоккей командасы яхшы гына чыгыш ясап, үз группаларында II нче урынны алдылар. 28нче февральдән 1 нче март көннәрендә Питрәч районында үтәчәк финал ярышларында катнашу хокукына ия булдылар.
Тренерлары: Илгиз Софеев, Раиль Шакирянов.