Студентлар очрашуы - 2017

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

           

              28 гыйнвар көнне  Мөслим студентларын “Мизгел” яшьләр үзәге традицион очрашуга җыйды.   Район үзәге генә түгел, ә авыллардан да студентлар килү яшьләребезнең җирлеккә булган патриотик хисләрен, район киләчәгенә үз өлешләрен кертергә теләүләренә дәлил. Очрашу бераз үзгә стильдә үтте: беренче өлештә студентлар командаларга бүленеп “Кадрлар резервы” республикакүләм конкурста катнашучы Эльвира Гәрәева оештырган “ТАССРның 100 еллыгын каршылап” темасына багышланган квестта белемнәрен сынады. Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле 5 станциядә тәкъдим ителгән биремнәрнең барысын да “бишле” билгесенә үтәделәр. Уенда катнашучылар җирлегебезнең иң гүзәл почмаклары сурәтләнгән истәлек магнитлар, ә җиңгән команда “Нептун” йөзү бассейнына 1 еллык сертификат белән бүләкләнде. Чараның икенче өлешендә студентлар чараның махсус кунагы  муниципаль район башлыгы Рамил Хамзович Муллин белән әңгәмә корды. Студентларны Мөслимнең киләчәге борчый: димәк, белем алгач, үз тормышларын туган җир белән бәйлиселәре килә. Әңгәмә барышында эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр барлыгы сөендерде. Шулай ук яшьләрне район башлыгының студент еллары, нинди китаплар укуы кызыксындыра. Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Алмаз Вагизов үзен борчыган “Ничек Глава булырга?” соравына район башлыгының: “Иң беренче әлбәттә үз алдыңа максат куярга, инициатива күрсәтеп, җаваплылык ала белергә кирәк” киңәшен алды. Аграр көллиятнең 2 курс студенты Ильяс Ибрагимов үзләре хөнәри белем алган уку йортына капиталь ремонт ясау мөмкинлеген белеште. Авылларда мәктәпләр ябылу, эшсезлек темаларын уртага салып сөйләшеп, бергәләп әлеге проблемалардан чыгу юлларын эзләделәр. Рамил Хамзович  “Яшьләребез үзләрен Мөслимдә тапсын иде. Һәрберегез җирлек өчен кирәк, үзегезне саклагыз, кайда гына булсагыз да “Мөслимлеләр” дәрәҗәсен югары йөртегез”, дигән җылы теләкләрен җиткерде.  Җанлы әңгәмәнең ахырында гадәткә кергәнчә  гомуми фотога төштек, ә чараның өченче өлеше дәртле биюләр һәм кызыклы уеннарны үз эченә алган тематик дискотека белән дәвам итте. Студентлар каникулы уңаеннан февраль башында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу үтәчәк. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә белем алучы якташларыбыз белән март аенда урынга барып очрашу оештыру планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International