27 гыйнвар көнне Мөслим гимназиясендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Яшь мөслимлеләр" балалар иҗтимагый оешмасы проектын тәкъдим итте. Икенче класс укучылары белән шушы проект кысаларында чыгарылган эш китабы белән таныштылар, шулай ук бу оешмага кабул ителү өчен тест уздылар. Тестны уңышлы үткән очракта, укучы "Яшь мөслимлеләр" балалар иҗтимагый оешмасы сафларына кабул ителәчәк. Аларга уңышлар телик!