27 нче гынвар көнне Чаллы шәһәрендә XIV Республика Ризаэтдин Фәхретддин укулары булып узды.

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

27 нче гынвар көнне Чаллы шәһәрендә  XIV Республика Ризаэтдин Фәхретддин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән  4 укытучы: Тойгельде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеповна, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна һәм Түбән Табын  төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтвәлиева Рәсилә Миңнемөхәммәт кызылары катнаштылар. Алар һәрберсе билгеләнгән секцияләрдә чыгыш ясап, җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International