27 нче гыйнвар көнне Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик берләшмә семинарын узды.

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

27 нче гыйнвар көнне Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү  мәктәбендә "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик берләшмә семинарын узды. Семинар кунакларны мәктәптә эшләп килүче “Туган як” музее белән таныштырудан башланды.

Укытучы Миләүшә Хәсәнованың беренче сыйныфта  уздырган математика дәресе балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелде. Фәния Гайсинаның “Чишмәләр – авыл күрке” темсына уздырылган түгәрәк эшчәнлеге дә кунакларның күңеленә бик охшады. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясе буенча эшләнгән сценарийга нигезләнеп әзерләнгән театраль тамашаны кызыксынып карадылар. Вәрәшбаш авылы “Аккош балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Хатыйпова “Һәрьяклап үстерүче уен – геоборд” дигән тема буенча мастер-класс уздырды, Лилия Расиловна  “Синквейн” методы турында сөйләде. Түбән Табын башлангыч сыйныфлар укытучысы  Рәсимә Гәрәева “Мәктәпкәчә белем бирү стандарты: таләпләр һәм мөмкинлекләр”дигән темага чыгыш ясады. Килгән кунаклар семинар укытучылар өчен һәрьяклап файдалы дигән фикердә калдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International