Олы Чакмак урта мәктәптә музей дәресе

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

26 нчы январь көнне  “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашуда булдылар. Музей директоры Яббарова С. Я. район үзәгендә эшләүче “Мөслим туган як музее” эшчәнлеге белән якыннан таныштырды.Фәнни хезмәткәр Равил Илдарович исә Олы Чакмак авылы тарихына кагылган кызыклы мәгълүматлар, археологик һәм эпиграфик эзләнү эшләре турында сөйләде. Укучыларга Ольгино бакыр заводлары турында “Серле тарих сукмагыннан” дип исемләнгән фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International