Үзешчән театр коллективлары конкурсының сайлап алу турын узучы коллективлар гыйнвар аенда район мәдәният йортында Мөслим тамашачысын үз чыгышлары белән сөендереп киләләр. 26 нчы гыйнвар көнне Иске Карамалы авылы үзешчәннәре район халкы игътибарына Данил Салиховның “ Булса кодаң генерал” комедиясен тәкъдим иттеләр. 2 пәрдәлек көлкеле тамашаны мөслимлеләр бер тында карап, җылы алкышларга күмделәр. Үзешчән артистларның сәхнә уенын карарга Казаннан әсәрнең авторы- ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов үзе дә кайткан иде. Шулай ук тамаша залында үзебезнең җирлектә яшәп иҗат итүче язучы-әдипләребез Тукай бүләге премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Фоат ага Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриевалар да бар иде. Данил Салихов фикеренчә, үзешчән генә булсалар да, авыл артистлары професииональ артистлардан ким уйнамадылар, авторның әсәр аша җиткерәсе килгән фикерен тамашачыга тулысынча җиткерә алдылар. Ул аларга иҗат уңышлары теләп, тамашачыны театр сәнгатен, мәдәниятне яратырга әйдәде.