25 нче январь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең бер төркем укучылары “Мөслим туган як музеенда” экскурсиядә булдылар. Алар өчен музей директоры Яббарова С. Я. “Пионериянең данлы үткәне” дип исемләнгән тематик экскурсия үткәрде. Укучылар пионериянең тарихы, атрибутикалары, герой пионерлар белән таныштылар.