Туку станогы

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 нче январь көнне “Мөслим туган як музее” Алексеевский туку фабрикасыннан килгән кунакларны кабул итте. Фабрика директоры, якташыбыз Сергеева Фирая Мирзаяновна музейда сакланучы киндер сугу станогын торгызуда үз ярдәмен тәкдим иткән иде. Кунаклар станокны үз көчләре белән  көйләделәр, шулай ук музейга Алексеевский фабрикасында тукылган рус милли  күлмәкләрен, сөлгеләр бүләк иттеләр. Музейга килгән кунакларыбыз бу күлмәкләрне киеп фотога да төшә алалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International