Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Табышмак – зиһен ачкычы” дип исемләнгән кичә үткәрде. Китапханәче иң элек табышмак сүзен борынгыларның ничек дип йөртүен аңлатты, соңыннан уен формасында табышмакларга җаваплар алды. Җавапны дөрес тапмаганнарны күңелле “җәзалар”көтте. Кичә бик күңелле үтте.