Иске Вәрәш авылы китапханәчесе укучылар белән татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың 55 яше уңаеннан "Подарок победителю Сабантуя" дип исемләнгән китабына кузәтү ясады. Язучының биографиясе белән таныштырды һәм башка китапларын тәкъдим итте.