Район балалар китапханәсендә «Кыш килде туган якка” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар кышкы табигать күренешләрен, Кыш бабай һәм Кар кызын, чана шуган тауларын рәсемгә төшерделәр. Катнашкан һәр баланың рәсеме үзенчәлекле, һәр бала рәсемен үзе күргәнчә матур итеп ясаган. Соңыннан балаларга бүләкләр тапшырылды.