Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе
Балаларның көтеп алган кышкы каникуллары җитте. Еш кына әти-әниләр кышкы чорда балаларының ялын оештыруда кыенлыклар күрәләр. Саф һавада уйнау, күңел ачу балаларның сәламәтлегенә әйтеп бетергесез файда бирә, күңелләрен күтәрә. Шушыларны истә тотып, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары 27 декабрь көнне “Курай” паркында балалар өчен “Кыш көне дә күңелле” дигән чара оештырдылар. Ярышлар, уеннар, музыкаль терминнарга багышлап оештырылды. Балаларга да, укытучыларга да ял итү бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International