2016 елның 26 декабре көнне “Кубэлэк” балалар бакчасында башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә “1 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә җайлашуы” темасы буенча түгәрәк өстәл узды.

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

2016 елның 26 декабре көнне “Кубэлэк” балалар бакчасында башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә “1 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә җайлашуы” темасы буенча түгәрәк өстәл узды.  Тәрбиячеләр һәм укытучылар балаларның мәктәпкә әзерлекләре турында сөйләштеләр. Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Латыпова И.В. һәм Гомәрова А.Р. тәрбиячеләргә балаларны укырга әзерләү буенча үзлэренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәгариф идарәсе методисты Харитонова Э.М. 1 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә җайлашуы нәтиҗәләре белән таныштырды.

Практик өлештә мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Абдуллина Р.Р. һәм Гиздатова Р.В. “Танып белү” белем бирү өлкәсе белән сөйләм телен үстерү буенча шөгылләр күрсәттеләр. Закирова Л.Р. зурлар төркеме балалары белән үзенең “Леди и джентльмены” түгәрәк эшчәнлеген күрсәтеп узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслимебезнең тарихы белән таныштырдылар. Уртанчы һәм зурлар төркеме балалары туган як турында шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International