26 декабрьдә елдагыча районның уку алдынгылары өчен чыршы бәйрәме оештырылды. Икенче яртыеллыкка гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларны котларга район башлыгы Рамил Муллин да килде. Ул уку алдынгыларына уңышлар, сәламәтлек теләде. Мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов алдагы елда "5"легә генә укучыларның саннары икеләтә күбрәк булсын иде, дигән теләген җиткерде. Мөслим урта мәктәбе коллективы зур әзерлекле музыкаль - маҗаралы тамаша тәкъдим итте. Үзәк чыршы яныннан 2- 7 класс укучылары "Мизгел" яшьләр үзәгенә, 8 - 11 класслар лицейга юл алдылар. Чара азагында һәр укучыга Мактау хаты һәм Яңа ел бүләге тапшырылды.