20 декабрь көнне Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында ФГОСны тормышка ашырып, экологик белем бирү процессында балаларның проектлы-эзләнү эшчәнлеген оештыру “ исеме астында семинар-практикум үтте.

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

20 декабрь көнне Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасында  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында ФГОСны тормышка ашырып, экологик белем бирү процессында балаларның проектлы-эзләнү эшчәнлеген оештыру “ исеме астында семинар-практикум үтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре  “Танып белү” белем бирү  һәм “физик культура”  белем бирү өлкәләреннән  интегральләштерелгән эшчәнлек  күрсәттеләр.Педагог-психолог эмоциональ халәт тудыру, коллективны бергә җыю һәм эшләү максатыннан психологик тренинг үткәрде. “Ләйсән” һәм “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре экологик темага чыгыш ясадылар. Семинар ахырында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды,килгән кунакларыбыз тәҗрибә алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International