17-18 нче декабрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә 2005-2006 нчы елгы, 2007 нче елгы һәм аннан кечкенәләр арсында “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесенең дүртенче финал туры үтте. Ярышта 200 якын спортчы катнашты. Шулар арасында безненең яшь бадминтончылар да көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы разрядта Шәйхуллин Нурислам һәм Ханов Ринас икенче урынны яуладылар, ә шәхси беренчелектә Шәйхуллин Нурислам беренче урынга лаек булды.
Шулай ук, барлык тур нәтиҗәләре буенча еллык йомгак ясалды, шәхси беренчелектә Шайхуллин Нурислам икенче урын һәм парлы разрядта Нурислам белән Ринас Ханов икенче урын алдылар. 1 дән алып 8 нче урын алучылар күптәннән көтелгән бүләкләрен алдылар.
Тренер - Инсаф Ханов.