Шагыйрь Зыя Мансур улы Мансуровның тууына 100 ел. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасында булды һәм нәниләрне шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. “Озын колак баласы Елак-Мылак” исемле шигырьләр җыентыгына күзәтү ясады, күңелле шигырьләрен укыды.