15 нче декабрь көнне “Мөслим туган як музеенда” районыбызда актив эшләп килүче Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы үтте. Утырышта район мәктәпләрнең тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, мәгариф идарәсе вәкилләре катнаштылар. Музей директоры Яббарова С. Я. музей эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырды,фәнни хезмәткәр Тимкин Р. И. “Идел –Урал” легионына кергән якташлар турында мәгълүмат бирде. Утырышта катнашучыларга авыллар тарихын өйрәнү һәм барлау максат итеп куелды.