Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 16 декабре, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибрагимов туган як музеенда рәсем дәресе үткәрде. Башта экскурсовод балаларны музей белән таныштырды. Укучылар үзләренә ошаган экспонатны сайлап алып, аны ясарга керештеләр: каләм белән эскизын ясадылар, матур кәеф тудырырлык итеп төрле краскалар белән буядылар. Мондый үзенчәлекле дәресләр балаларда сәнгать hәм иҗатка мәхәббәт тудырып, аларның рәсем сәнгатенә карата кызыксынуларын арттыралар. Балаларга бу дәрес бик ошады, алар әти-әниләренә, дусларына күрсәтеп мактанырлык рәсемнәр ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International