"Күркәм гаилә – 2016 " конкурсы.

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы булган “Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан гаилә кыйммәтен пропагандалау, үрнәк гаиләләрне ачыклау максатыннан “Күркәм гаилә - 2016” бәйгесе оештырылды. Бәйгедә республика районнарыннан тыш Киров өлкәсеннән дә вәкилләр катнашты. Бәйгенең бурычы – авыл җирлегендә яшәүче сәләтле гаиләләрне ачыклау, нәселдән-нәселгә тапшырылучы гореф-гадәтләрне пропагандалау, ватанпәрвәрлек, милли үзаң тәрбияләү.

Мөслим районы данын якларга Үрәзмәт авылында гомер итүче Шәйгәрдановлар гаиләсе барды. Гаилә башлыгы Илдар, тормыш иптәше Гүзәлия, Алабуга шәһәрендә белем алучы кызлары Илсөяр һәм Альбина, 5 класста укучы, уку алдынгысы уллары Газинур үзләрен сәләтле гаилә итеп таныттылар. Алар үзләре иҗат иткән җыр, биюләр башкардылар, гаиләләре турында презентация күрсәттеләр. Районда гына түгел, республикакүләм җиңү китергән “21 гасыр Кулибиннары”  бәйгесенең эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр.

Жюри тарафыннан Шәйгәрдановлар гаиләсе “Зыялы гаилә” номинациясенең җиңүчесе дип игълан ителде. Аларга “Гаилә һәм мәктәп” журналының дипломы һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләк тапшырылды. Без дә, үз чиратыбызда, аларга киләчәктә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International