13 декабрь көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучыларының "Инглиз телен өйрәнү теләген арттру ысуллары" исеме астында район семинары узды. Семинар барышында укытучылар Солтанованың Г.Р, Хусаенованың Г.А. мастер-классларында төрле актив формалар куллану ысулларын кабатладылар. Мадьярова А.И. укучылары белән үткәргән "Gentlemen in hats against Merry Ladies" кичәсендә катнаштылар. Семинар эшчәнлегендә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Харисова Л.М, методист Галимова Л.Р. катнаштылар.