Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы уңаеннан, 10 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә инвалидлар арасында "Могҗизалар кыры" уены үтте. "Мизгел" яшьләр үзәге һәм Иҗтимагый Совет тарафыннан беренче тапкыр җәй көне, яшьләр арасында үткәрелгән әлеге уен инде традициягә кереп бара. Чираттагы уен да безне сөендерде. Күп күчтәнәчләр белән килгән катнашучылар, алар өчен өзелеп торган җанатарлар бик җылы мөһит тудырды. Уен ахырында һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырылды, ә чара чәй өстәле артында дәвам итте.