Яңа Усы авылы китапханәсендә “Ватан геройлары” көне уңаеннан “Ватан геройларын онытмыйк!” исемле әдәби кичә үтте. Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләнде. Бөек Ватан сугышы геройлары хәтердә яңартылды. Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән сокландыручы кешеләр барлыгы искәртелеп үтелде.