Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе
10 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) III дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова, Александра Булатова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, Лиана Бадертдинова (укытучысы Филүзә Шәрипова) II дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Александра Бабанова (укытучысы Дилбәр Салихзянова) III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары Азия Заhидуллина) I дәрәҗә дипломант, Рамиль Габдурахманов (укытучылары Азия Заhидуллина) II дәрәҗә дипломант булдылар. Укучыларыбызны бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International