Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе
6 декабрь көнне фортепиано бүлеге укытучылары инициативасы белән, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары hәм укытучылары Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбе укучылары алдында концерт куйдылар. Халык уен кораллары, фортепиано бүлеге укучылары төрле уен коралларында уйнадылар, җыр бүлеге укучылары бик матур итеп җырладылар. Концертны Ләйсән Замалова алып барды, Гүзәл Галиеваның искиткеч моңлы җырлары, Радик Газизовның өздереп баянда уйнавы концертка ямь өстәделәр. Концерт балаларга бик ошады, безнең укучыларның тагын килүләрен көтеп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International