5 нче декабрь көнне спорт мәктәбе базасында инвалидлар арасында шахмат, шашка , дартс уены һәм урыннан озынлыкка сикеру буенча ярышлар оештырылды. Ярышта барлыгы 20 кеше катнашты.
Дартс уены буенча хатын-кызлар арасында Мөслим авылыннан Третьякова Мария җиңү яулады. Икенче урынга Мөслим авылыннан Мингазова Зәйтүнә,өченче урынга Иске Вәрәш авылыннан Баһауова Бәһиҗә лаек булды.
Урыннан озынлыкка сикеру буенча Иске Карамалы авылыннан Хәсәншина Рәмзия беренче урынны алды, икенче урынны Мөслим авылыннан Мингазова Зәйтүнә, өченче урынны Иске Вәрәш авылыннан Баһауова Бәһиҗә яулады.
Шашка уены буенча Иске Карамалы авылыннан Хәсәншина Рәмзия беренче урынны алды , икенче урынны Мөслим авылыннан Дәүләтшина Флера яулады, Третьякова Мария өченче урынны алды.
Ир-атлар арасында дартс уенында беренче урынга Ташлыяр авылыннан Сәлихов Айрат, икенче урынга Мослим авылыннан Шәяхмәтов Айрат, һәм Гәмиров Азат өченче урынга лаек булдылар.
Урыннан озынлыкка сикеру буенча Елгабаш авылыннан Мулламөхәммәтов Рәзил җинү яулады. Икенче урынны Баек авылыннан Габдуллин Нәфис , өченче урынны Иске Карамалы авылыннан Кәримов Илгизәр алды.
Шашка уены буенча Сәгыйтов Имаметдин беренче ,Шәйгаянов Рәйхан икенче, Хөснуллин Фәрит өченче урынга лаек булдылар.
Шахмат ярышларында Мөслим авылыннан Фәттәхов Дофак беренче, Иванов Кузьма икенче , Шәяхмәтов Әсхәт өченче урыннарны яуладылар.
Ярышларда җинучеләргә яшьлэр белән эшләү һәм спорт булегенең мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.