Яңа Сәет авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә уздырды. Уен, җыр-биюләр белән үрелеп барган музыкаль кичәдә, олы юбилейларын билгеләп үтүче әниләр дә тәбрикләнде.