Яшьләр сәясәте яңалыклары

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гараева Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгы конференциясендә катнашты. Пленар өлештә Министр В.А.Леонов узып баручы елга берникадәр йомгак ясап, яшьләр сәясәте эш күрсәткечләре белән таныштырды. Конференциядә катнашучыларны премьер - министр урынбасары В.Г.Шайхразиев та сәламләде. Васыйл Гаязович башкарган эшебезгә зур бәя бирде, аның җәмгыятьтәге ролен ассызыклады һәм калган структуралар белән дә бергә эшләргә өндәде. Алга таба секцияләргә бүленеп "Яшәгән җирлектә яшьләр һәм балалар белән эшчәнлек оештыру" темасына тәҗрибә уртаклашу, үсеш перспективасын күзаллау, яшьләр инициативасын тормышка ашыру механизмнарын уртага салып сөйләштек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International