28 ноябрь көнне Район Башкарма комитеты һәм Район Советы үзешчәннәренең "Кояшлы Ык буенда" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Алар хакимият органнарында да талантлы, сәнгатькә гашыйк кешеләр эшләвен дәлилләп, туган якка дан җырлаучы чыгышлары белән тамашачы алкышына лаек булдылар.