Мөслим яшьләре Форумда

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

"Авыл перспективасы" Проекты кысаларында Казан шәһәре "Идел" яшьләр үзәге базасында төбәкара "Волонтер" хәрәкәте волонтерлары өчен "Мөмкин" дип исемләнгән яшьләр форумы үтте. Әлеге чарада безнең районнан "Волонтер" игелек үзәге кураторы Эльвира Гараева, координатор урынбасары – Инзилә Вахитов, шулай ук волонтер Исанбаева Юлия катнашты . 
Форумның төп темасы "Вакыт" булды . Республиканың төрле районнарыннан килгән Командалар минутлар өчен көч сынашты . Һәр җиңү вакыт белән бәяләнде, синдә вакыт күбрәк икән – форум кысаларында синең дәрәҗәң, казанышларың да югарырак димәк . 
Биш көн буена үзгәрешләр - "Мөмкин" Форумы концепциясе нәкъ шулай яңгырый. Һәм, чыннан да, чараның тантаналы ачылышыннан ук беренче эксперт - ТР өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге баш киңәшчесе Гавва Светлана Владимировна белән волонтерлык хәрәкәтен үстерү, эш вакытында килеп чыккан проблемалар, аларны чишү ысулларын табу темасына очрашу узды. 
Профессиональ спортчы, РФ спорт Министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, "Paraworkout" проекты авторы Станислав Бураков аерым игътибарга лаек. Станислав яшь волонтерларга үзеңне ничек чын кеше итеп тоярга һәм тормыштан 100% энергия алу серләрен ачып бирде. Һәрберебезгә аңың белән аралашу һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге туды. 
Форумы тормышында мөһим вакыйга "Яңарыш Әхлак" проектына нигез салучы Дамир Зарипов һәм "Чиста мода", "KATERINA DOROKHOVA" бренды дизайнеры Екатерина Дорохова белән очрашу булды. Алар әхлак турында сөйләде, сәламәт җәмгыятьне ничек саклап калырга дигән темага ир-атлар һәм хатын-кызлар белән аерым аудиторияләрдә аралаштылар . 
Гражданлык активисты, режиссер, Save Children From Fascism проект җитәкчесе Илья Новодворский волонтерларга "Монда кеше яши" һәм "Яшь Кырым" авторлык эшләре хакында, проектлар өстендә эш, социаль челтәрдә зур аудитория игътибарына һәм ярдәменә ничек ирешеп булуы хакында сөйләде. 
Үз алдыңа ничек дөрес максат куярга? Чын максатны ялганыннан ничек аера белергә? Бер ноутбук һәм буш тартмадан ничек бизнес эшен башларга? Әлеге сорауларга җавапны Чаллы шәһәренең 2 ГИС компаниясе директоры Тимур Никонов җавап бирде. Шулай ук форумда катнашучылар РФ иҗтимагый палата әгъзасы, "Стоп-ХАМ" проект җитәкчесе Дмитрий Чугунов,"Волонтер" регионара игелек оешмасына нигез салучы Роберт Халиков белән шәхсән аралаша алдылар. 
Моннан тыш, ике сәгать эчендә без Татарстанның 18 районында берҗ.лы акцияләр үткәрә алдык. Форумда катнашучылар проект эшчәнлеге нигезләре белән тирәнтен таныштылар, эшчәнлектә кирәк тармакларны җәлеп итү серләрен практикада өйрәнделәр. Еллык чаралар кейсын бергәләп төзеделәр.
Форумның соңгы кичәсе отрядлар арасында КВН уены формасында узды. Казан студентлар лигасы финалистлары "Чикаго" КВН командасына зур рәхмәт! Алар махсус Форумга килеп, безгә чыгышлар ясарга ярдәм иттеләр. 
Форумның ябылу тантанасында безне Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгының социаль программалар һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Наталья Пивоварова һәм ГКУСО "Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмат-методика үзәге" директоры вазифаларын башкаручы Иван Милюков сәламләде. Форумда катнашкан 18 районның ресурс үзәкләренә кигуруми костюмы, иҗади эшчәнлек өчен җыелма, туплар бүләк ителде. Форумда уңай эмоцияләр, райондагы игелек хәрәкәтен үстерү өчен энергия алдык, уникаль шанс - күпме кирәкле кешеләр белән таныштык, ә иң мөһиме зур байлык-белем, аны үзебезнең тормыш юлында, алдагы эшчәнлектә куллана алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International